Дәүләт Советы утырышында ИТ-тармакны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы узды.

«Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк ИТ-парк» ДАУ директоры Руслан Власов депутатларга һәм утырышта катнашучыларга Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның инфраструктурасын һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Утырышта «ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган цифрлы компетенцияләрне формалаштыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләре каралды.

«Татарстан Россиядә цифрлы технологияләрне үстерү буенча лидерларның берсе булып тора, бу юнәлештә актив алга бара, республикада киң тәҗрибә тупланган, технопарклар төзелгән, Иннополисның тулы бер шәһәре төзелгән, парламентның профиль комитеты әлеге темага күп очрашулар һәм утырышлар уздыра, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, -
Әлбәттә, бүген, Татарстанның цифрлы үсешен көчәйтү өчен, тагын бер тапкыр закон чыгару инициативалары буенча эшләргә, нинди законнар һәм закон актларын кабул итәргә кирәклеген ачыкларга кирәк. Без алда булырга тиеш, яисә мәңгегә артта калачакбыз».

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының урынбасары Рөстәм Һидиятуллин республикада ИТ-кадрлар әзерләүнең профильле һәм өстәмә белем бирү кысаларында алып барылуын билгеләп үтте. 2016 елдан гамәлгә ашырыла торган «Кванториум» проекты буенча гына да (Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт) узган уку елында нейротехнология, ИТ-технология, робот һәм радиотехника, программалаштыру белгечлекләре буенча 3 меңнән артык укучы белем алган.

2018 елда Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы каршындагы компетенцияләр үзәге нигезендә IT-куб проекты эшли, аның төп максаты - мәгълүмати технологияләр, робот техникасы һәм IT-инжиниринг өлкәсендә профориентация өчен инфраструктура мәйданчыгы булдыру. Бары узган уку елында гына «Мобиль робототехника», «VR-кушымталар эшләү », «Системалы администрация» белгечлекләре буенча. «Кибергигиена» , «Мобиль эшләнмә», «Рyton телендә программалаштыру» юнәлешендә 1 меңнән артык укучы укыган.

Республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада ике it-куб проекты эшли башлады, ел азагына кадәр проект Алабугада да эшли башлый.

Республикада югары ИТ-белемне 11 югары уку йортында һәм аларның 10 филиалында алырга мөмкин. Хәзерге вакытта ИТ-юнәлешләр буенча 10 меңнән артык студент белем ала. Соңгы елларда кабул итүнең контроль саннары, Андрей Поминов сүзләренчә, 50% ка арткан. ИТ-юнәлешләр буенча иң күп белгечне К(И)ФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, КДЭУ һәм Иннополис Университетында әзерлиләр.

Алар арасында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы, Чаллыдагы Поташов исемендәге Техник колледж, Казан технология һәм дизайн колледжы, Әлмәт политехник техникумы һәм башкалар бар.

Моннан тыш, хәзерге вакытта республика югары уку йортларында цифрлы кафедралар булдыру проекты гамәлгә ашырыла. Студент төп белгечлекне укыган елларда ИТ-һөнәрне дә бер үк вакытта өйрәнә ала дигән сүз. Бүген мондый кафедралар К(И)ФУ, Медицина университеты, Энергоуниверситет, КНИТУ-КАИ һәм КНИТУ-КХТИ базасында эшли инде. Ел саен 800дән артык студент цифрлы кафедралар тыңлаучысы була. 

Кадрлар мәсьәләсен, депутатлар фикеренчә, җитештерү процесслары белән берләштереп карарга кирәк. ИТ-тармакның кадрлар потенциалын алга таба үстерү өчен депутатлар сәләтле яшьләрне ачыклауга һәм ИТ-белгечлекләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларны активлаштырырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International