"Ростелеком" ның Татарстандагы филиалы мәгълүматларына караганда, Царево бистәсендә җир эшләре нәтиҗәсендә зыян күргән оптик элемтә кабеле җепселләрен тоташтырганнар. Сигнал дәрәҗәсе тикшерелгән, һәм магистраль кабель зарарлануы төзәтелгән.