Бүген Питрәч районының Царево бистәсе янында Теләче-Яңа Тура юнәлешендә магистраль җепселле-оптик элемтә кабеле (ВОЛС) өзелгән. Авария бригадалары тиз арада шул урынга, ремонт эшләрн үткәрү өчен, килеп җиттеләр.
Зыян Татарстан территориясендә теркәлгән, әмма бу вакыйга Россия Федерациясенең берьюлы берничә төбәгенә кагылган. Роскомнадзор мәгълүматы буенча, проблемалар илнең 21 субъектында күзәтелә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, кабель зарарлануы чит оешма тарафыннан җир эшләре үткәрү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу хакта «Ростелеком» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Төзәтү эшләрен төгәлләү якынча Мәскәү вакыты буенча 21:00 гә билгеләнгән. Шунысын да ассызыклау мөһим, элемтә тулысынча туктатылмаган, трафикны резерв линияләр аша җибәрделәр.