ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ИТ-парк эшенең бер юнәлеше - студентлар стартаплары. Технологик эшмәкәрлекне үстерү программасы ярдәмендә агымдагы елда тагын 292 яңа студентлар стартапы барлыкка килде,шуларның 67% ы ИТ-юнәлеш. Барлыгы ИТ-юнәлештәге студентлар стартаплары инде 252 булды.
Шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 27 ноябрендә ИТ-парк базасында яшьләр технологик эшкуарлыгы үзәге, шулай ук Россиядә уеннар эшләүчеләрне үстерү өчен беренче кластер эшли башлады. Әлеге үзәк яшь проектларга үз офисларын булдырырга һәм тизрәк үсешнең түбәндәге дәрәҗәләренә күчәргә мөмкинлек бирәчәк.