Айрат Хәйруллин Түбән Новгородта ЦИПР конференциясендә катнаша

2022 елның 3 июне, җомга

Бүген Түбән Новгородта, ЦИПР-2022 конференциясендә, Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин катнашында «Россия IT-чишелешләре: яңа чакыруларга җавап» пленар сессиясе башланды. Чарада Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнаша.

«Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» VII конференциясе 1-3 июньдә «Түбән Новгород Ярминкәсе» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза. Оештыручы - «ОМГ» компаниясе. Ростех дәүләт корпорациясе, «Росатом» дәүләт корпорациясе - стратегик партнерлары.

"Хәзерге шартларда база һәм югары технологияле тармакларны тиз арада үзгәртеп кору бары тик заказчылар һәм эшләүчеләрнең тырышлыгын берләштергәндә генә мөмкин. Һәм җитештерүчәнлекне һәм нәтиҗәлелекне арттыру өчен ике инструментны да үстерергә кирәк, аның турында барлык сәнәгатьчеләр дә яхшы белә. Кадрлар сәясәтен үткәрергә, ул безнең инженерлар, конструкторлар, технологларның талантларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Илебез икътисадының база компоненты буларак эшкәртү сәнәгатенең ролен торгызу мөһим. Без импортка бәйлелекне киметергә тиеш", - дип белдерде Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.

Премьер-министр сүзләренә караганда, Россиядә конкурентлыкка сәләтле карарларга ярдәм итү өчен, сәнәгатьтә яңа ИТ-чишелешләргә ихтыяҗны стимуллаштыру механизмын эшләтеп җибәрәчәкләр, ә киләчәктә бу тәҗрибә башка индустриягә күчереләчәк.

Премьер шулай ук хакимият, бизнес һәм үзебезнең кирәкле технологияләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә кертү өчен эшләүчеләрнең үзара хезмәттәшлегенең яңа механизмын булдырырга тәкъдим итте.

"Мондый кооперациянең төп элементы - бизнесның тармак программаларын һәм платформаларын, шулай ук программа-аппарат комплексларын эшләүдә бергә катнашуы", - диде Хөкүмәт башлыгы.

Премьер-министр шулай ук "Камаз" ГАҖ башлыгы Сергей Когогинга компания эшендә куллану өчен цифрлы платформа булдыру бурычын куйды.

"Камаз" форумда Россия компанияләре күргәзмәсе белән танышу барышында Мишустинга цифрлы трансформация стратегиясен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International