Татарстан Хөкүмәте Йортында цифрлаштыру елына һәм 2022 елга Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы планнарына багышланган брифинг узды.
Татарстанда цифрлаштыру елында 130дан артык чара узачак, республика элемтә инфраструктурасын үстерүне һәм шәһәр һәм авыл җирлеге арасында цифрлы тигезсезлекне бетерү эшен дәвам итәчәк. Беренче чиратта, 2022 ел татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә – мәгариф, сәламәтлек саклау, җәмәгать судларын цифрлаштыру һәм электрон хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскартуга юнәлтеләчәк.
Татарстан хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүне дәвам итәчәк. 2021 елда республика Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның барлык массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләрне онлайн-форматка күчерү турындагы Указын вакытыннан алда үтәде инде.
"Әмма без ел ахырына кадәр электрон рәвешкә күчерергә теләгән тагын 253 хезмәтебез бар, - дип билгеләп үтте Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. - Моннан тыш, быел дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реинженирингы узачак, без аларны күрсәтү вакытын кыскартачакбыз".
Кайбер хезмәт күрсәтүләр бер эш көне дәвамында башкарылачак, бу "алтын стандарт" дип атала, хезмәтләрнең бер өлеше өч көн дәвамында "көмеш стандарт", "бронза стандарт" буенча күрсәтеләчәк, 14 эш көне дәвамында хезмәт күрсәтүне күздә тота.
КФҮ офислары да тулысынча цифрлы булачак. КФҮнең дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлеге тулысынча электрон рәвештә алып барылачак.
"Соңгы ике елда без алга ыргылыш ясадык. Авыл җирлегендәге социаль инфраструктура объектлары тиз арада оптик интернетка тоташтырылды. 2021 елда 305 торак пунктка беренче тапкыр оптика килде", - дип билгеләп үтте министр. Авыл җирлегендә 3,5 меңнән артык социаль әһәмияткә ия объект югары тизлекле интернетка тоташтырылган.
GPON технологиясен үстерү буенча "Таттелеком" компаниясе гамәлгә ашыра торган программа да үсешен дәвам итәчәк. Быел ул 50 мең йорт хуҗалыгын колачлады – бу шулай ук югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге алган авыл территорияләрендә яшәүчеләр. 2022 елда GPON буенча 100 меңнән артык йорт хуҗалыгын тоташтыру планлаштырыла.
"Безнең 624 торак пунктта, бу аз санлы торак пунктлар, бүген 4G элемтәсе юк, - дип билгеләп үтте министр. - Анда кәрәзле элемтә һәм 2G бар, әмма сыйфатлы интернет юк. 2022 елда шундый 61 торак пунктта 4 буын челтәрләре инфраструктурасы төзеләчәк".
Сыйфатлы кәрәзле элемтәне каплау өчен 2022 елда меңнән артык яңа база станциясе төзеләчәк.
Бүген, Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, Татарстанда федераль юлларда кәрәзле элемтә белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителгән, әмма шул ук вакытта төбәк автомобиль юлларында проблемалар кала. Кызганычка каршы, элемтә турындагы закон һәм кәрәзле элемтә операторларының лицензия шартлары, беренче чиратта, аларны федераль автомобиль юлларын элемтә белән тулысынча тәэмин итәргә этәрә, дип аңлатты министр. Төбәк автомобиль юлларын сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү юнәлешендә эш дәвам итәчәк.
2022 елда Татарстанда бишенче буын челтәрләренең яңа эксперименталь мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Бүген Татарстанда 5G - Иннополиста һәм Казан метрополитенында ике сынау зонасы эшли. МТС шундый челтәрне Казан Кремле территориясендә дә эшләтеп җибәрергә планлаштыра.
Мәгариф өлкәсен цифрлы трансформацияләү дәвам итәчәк. Мәгариф өлкәсендә укучының цифрлы профильләрен формалаштыру буенча эшләр башланган, "бердәм тәрәзә" барлыкка киләчәк. Мәгариф министрлыгы белән бергә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларны кәгазь хисаплардан азат итү максатын куя.
"Без хәзер зур булмаган авыл мәктәпләрендә эчке чыбыксыз инфраструктураның тулысынча булмавын күрәбез. 2022-2023 елларда белем бирү учреждениеләре инфраструктурасына Wi-Fi челтәрләр төзүгә 1 млрд. сумнан артык акча инвестицияләнәчәк, ул теләсә кайсы укытучыга уку процессын тагын да кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә", - дип сөйләде Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы башлыгы.
Цифрлаштыру елы кысаларында "Ак барс банк" Татарстан укытучылары өчен 24 мең ноутбук сатып алу буенча тиңдәшсез хәйрия программасын башлап җибәрә. Банк инвестицияләре күләме 1 млрд. сумга якын дип бәяләнә.
"Без Татарстанның башка коммерцияле компанияләрен, шул исәптән "Татнефть" һәм СИБУРны да, бу акциягә кушылырга чакырабыз, цифрлаштыру елында һәркем республика инфраструктурасын үстерүгә өлеш кертә ала", - дип тәкъдим итте Айрат Хәйруллин.
Шулай ук балалар бакчаларын сыйфатлы интернет белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне дә хәл итү планлаштырыла.
2022 елда "Мин – мәктәп укучысы" кушымтасында читтән торып психологик ярдәм күрсәтеләчәк. Бу укучыларга ышаныч телефоннарының кайнар линияләрен белергә мөмкинлек бирәчәк. Кушымтада шулай ук волонтерлык белән бәйле бүлекләр барлыкка киләчәк. "Мин-мәктәп укучысы" балаларга хәйрия акцияләрендә катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Быел кушымтада юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән конкурс старт ала. Аның нәтиҗәләре Президент чыршысында ел азагында ясалачак.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2022 елда телемедицина мәсьәләләре үсәчәк. Республика клиник хастаханәсен зур проект көтә. РКХ яңа HIMSS халыкара стандарты буенча эшли башлады инде.
"Бездә табиб хаталарын минимальләштерергә мөмкинлек бирерлек корал барлыкка киләчәк, - дип сөйләде Айрат Хәйруллин. - Медицина персоналы ноутбуклар белән тәэмин ителәчәк, алар дәвалауның бөтен процессын теркәячәк".
Шулай ук 2022 елда җәмәгать судына гаризаны электрон рәвештә бирү һәм суд процессларында онлайн-форматта катнашу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
"Гамь" һәм "Минем субсидияләр" сервислары үсешен дәвам итәчәк, "Мин төзим" маркетплейсы Татарстанның барлык муниципаль районнарында кертеләчәк.
"Без республиканы ИТ-бизнес өчен җәлеп итә торган төбәк итәргә телибез", - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин. Бүген Татарстанның инфраструктур ИТ-проектлары башка регионнарда да зур кызыксыну уята. Татарстанга Россиянең башка шәһәрләреннән айтишниклар килә. Казан ИТ-паркы бүген 100%ка тулган һәм 2021 елда Сколково фондының иң яхшы региональ операторы дип табылган.
2022 ел ахырында Казанда элеккеге "Спартак" аяк киемнәре фабрикасы урынында яңа ИТ-квартал барлыкка киләчәк. Аның белән хәзер Татинвестгражданпроект шөгыльләнә. Анда балалар технопаркы, яңа технологияләрне сынап карау өчен киберполигон, киберспортчылар әзерләү мәйданчыгы, шулай ук Россиядә иң зур бизнес-инкубаторларның берсе булдырылачак.
Элеккеге "Спартак" территориясендә ИТ-паркның яңа мәйданчыгы 3 меңнән артык яңа эш урыны булдырачак һәм, бәяләүләр буенча, бюджетка 1,6 млрд. сум салым рәвешендә табыш китерәчәк.