2021 елда "122" кайнар линиясе аша коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча 862,9 мең мөрәҗәгать кабул ителгән

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

122 кайнар линиясе ачылганнан бирле 920,6 мең шалтырату кабул ителгән, шул исәптән 862,9 меңе - 2021 елда. Виртуаль оператор Лилия 26 меңгә якын шалтырату эшкәрткән.

2021 елда кайнар линиядә уртача 44 оператор эшләгән. 2021 елда мөрәҗәгатьләрнең уртача саны тәүлегенә 2364 кә җиткән. Шалтыратуга җавапны көтүнең уртача вакыты 12,6 секунд тәшкил иткән. 

Узган елның октябрь аенда Татарстанда яңа чикләү чараларын кертү кайнар линиягә шалтыратулар санының артуына китерде.  Шул чорда көненә 20 меңнән артык шалтырату булган.  Колл-үзәк белгечләренең штатын арттыру хисабына югары йөкләнешне башкарып булды. Кайнар линиягә йөкләнеш арткан чорда көн саен 7 меңнән артык шалтырату килде, шул ук вакытта шалтыратуга җавапны көтүнең уртача вакыты 30 секундтан да артык түгел иде. 

Исегезгә төшерәбез, 122 кайнар линиясе табибка язылу һәм аны өйгә чакыру өчен, шулай ук поликлиникага шикаять калдыру өчен мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International