Татарстанда яшәүчеләрдән коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 400 меңнән артык шалтырату килгән

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Узган елның ноябреннән Татарстанда коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен Бердәм контакт-үзәк эшли. 122 нче яңартылган кайнар линия операторлары татарстанлылардан 403 967 шалтырату кабул иткән.

Көн саен контакт-үзәккә 20000 шалтырату килә. Барыннан да ешрак кешеләр түбәндәге мәсьәләләр буенча  консультация алалар:

  • COVID-19 симптомнары барлыкка килгәндә гамәлләр тәртибе;
  • өйгә табиб чакыру;
  • вакцинациягә язылу һәм табибка кабул итүгә язылу һ. б.

Әйтергә кирәк, җавапны көтүнең уртача вакыты 6 секундтан да артмый, ә сөйләшүнең уртача вакыты – 2,5 минут. Барлыгы халыкка сменага 65 оператор консультация бирә.

Исегезгә төшерәбез, быелның гыйнварыннан халык COVID-19га каршы вакцинациягә 122 кайнар линия аша языла ала. Шушы вакыт эчендә бу мөмкинлектән 19 605 кеше файдаланган. Көн саен вакцинациягә республиканың 100гә якын кешесе языла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International