Айрат Хәйруллин цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе утырышында хезмәтләрне цифрлаштыру барышы турында сөйләде

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Ассоциация утырышы Казанда югары технологияләр өлкәсендә ИТ-парк мәйданчыгында узды. Чара кысаларында хезмәтләрне цифрлаштыру турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.

Бүген фикер алышынган төп тема - "Муниципаль идарәне цифрлаштыруда сервис алымнары" –

Чара башланганчы Рөстәм Миңнехановка "Ак Барс" банкының кайбер эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр. Банк Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы белән берлектә бердәм цифрлы платформа - дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләренең автоматлаштырылган эш урыны проектын тәкъдим итте. Банк Әлмәт районындагы карарны тикшерә һәм Алабуга һәм Саба районнарында проектны дәвам итәргә планлаштыра. Моннан тыш, банк шулай ук Казанның балалар бакчасында Face2Pass үткәрү системасының сынау проекты нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искә төшергәнчә, бу - ассоциациянең агымдагы елда беренче утырышы. Аның сүзләренә караганда, цифрлаштыру мәсьәләләрен киң форматта карау яхшы гадәткә әверелде. Әйтик, узган 2020 елда Ассоциация утырышларында «Таттелеком» компаниясенең цифрлы трансформация алымнарын өйрәнделәр, «Ак Барс» Банк эшләнмәләре турында фикер алыштылар.

Цифрлаштыру буенча эшкә башка тармаклардан компанияләрне дә кертергә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Халык һәм бизнес белән тыгыз элемтәдә муниципалитетлар эшли, һәм бүген утырышта Казан, Әлмәт һәм Алабуга муниципаль идарәләрен цифрлаштыру проектлары тәкъдим ителде.

Цифрлаштыру процессыннан нәтиҗә булырга тиеш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, һәм кешеләрнең бу нәтиҗәләрне тоюы мөһим.

Цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның 31 декабренә кадәр социаль әһәмияткә ия 101 дәүләт һәм муниципаль хезмәтне электрон форматка күчерүне йөкләде.

Рифкать Миңнеханов искәрткәнчә, республикада 8 юнәлеш буенча цифрлы трансформацияне үстерү стратегиясен эшләү бара. Бу шул исәптән "Цифрлы төбәк", "Цифрлы икътисад", "Цифрлы халык", "Цифрлы мохит", "Цифрлы мобильлек", "Цифрлы фән", "Цифрлы мирас", "Цифрлы бәйсезлек". Ассоциация башлыгы сүзләренә караганда, инде өч утырыш узган, һәм барлык министрлыклар һәм ведомстволар бу юнәлешләрне гамәлгә ашырырга тели.

Казанда цифрлы трансформация процесслары турында Казан мэры Илсур Метшин җиткерде. Ул искә төшергәнчә, 2030 елга киләсе күрсәткечкә ирешелергә тиеш - хезмәтләрнең 95% ы электрон рәвештә күрсәтелергә тиеш.

Бүгенге көндә Казанда 45 хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә. Электрон рәвештә күрсәтелә торган массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләр өлеше 74,2% тәшкил итә (шул ук вакытта 95% - максатчан күрсәткеч/индикатор). 2020 елда электрон хезмәт күрсәтүгә 50122 гариза бирелгән, шул исәптән ТР порталы аша – 32614 гариза. Хезмәт күрсәтү вакыты 4 тапкыр кимегән.

Татарстан башкаласының ИТ-проектлары турында тулырак мәгълүмат белән Казан Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгының беренче урынбасары Евгений Бардебанов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Казан Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы урынбасары Александр Костоусов һәм башкалар чыгыш ясады.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов ике мөһим ИТ-проект турында сөйләде, шул исәптән юл һәм коммуналь техника эшенә автоматлаштырылган контроль турында.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев районның цифрлы үсешен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Ассоциация утырышы барышында "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру" дигән доклад белән чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов азакта ассызыклаганча, цифрлаштыру мәсьәләләрен хәл итү өчен барлык министрлыклар һәм ведомстволар – бөтен команда эше кирәк. Аның сүзләренә караганда, төп бурычларның берсе – цифрлы икътисад компетенцияләре буенча, бигрәк тә муниципаль районнарда эшләү өчен, югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Ул Казан мэриясенә бүген тәкъдим ителгән проектлар һәм цифрлаштыру процессына керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International