Татарстан Икътисад министрлыгы CDTO өчен Цифрлы үсеш концепциясе буенча стратегик сессия уздырды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы стратегиясе концепциясе турында фикер алышуга багышланган стратегик сессия узды. Анда 40 CDTO (Chief Digital Transformation Officer), республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары катнашты.

Чарада Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, цифрлы трансформация үзәге белгечләре – ЦЦТ җитәкчесе Виктор Зубарев, ЦЦТ баш архитекторы Андрей Шиллинг, ЦЦТ җитәкчесе урынбасары Константин Черников, шулай ук тышкы экспертлар – Владимир Грицких һәм «Лин Вектор» коммуникацияләр буенча директор урынбасары Наталья Чупина докладлар белән чыгыш ясадылар. Алар үз тармакларында цифрлы процессларны үткәрү өчен җаваплы коллегаларын цифрлы Стратегиянең төп аспектлары белән таныштырдылар.

"Хезмәттәшләр, бүген без сезгә цифрлы ведомство тарафыннан эшләнгән Татарстанның цифрлы үсешенең гомуми концепциясен тәкъдир итәбез. Һәм монда безнең өчен кире элемтә бик мөһим, бу документны яхшырак һәм камилрәк итү өчен, соңыннан ул «ак» юл китабы булсын өчен. Концепция безгә, дәүләт идарәсе өлкәсендә, алга таба эш итү өчен кирәкле фокус табарга мөмкинлек бирәчәк. Ахыр чиктә, безнең бөтен эшебез төп нәтиҗәгә – халыкның дәүләт белән хезмәттәшлегенең яңа принцибын формалаштыруга һәм, димәк, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә китерергә тиеш", - дип сәламләде сессиядә катнашучыларны Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Ул шулай ук команда эше генә теләгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады: һәр тармакта цифрлы трансформация буенча барлык урынбасарлар да максималь рәвештә гомуми эшкә кушылырга тиеш.

ЦЦТ җитәкчесе Виктор Зубарев үз докладында ведомствоара цифрлы багланышлар төзеләчәк төп принципларга тукталды. Бердәм цифрлы платформа һәм мәгълүматлар фабрикасы булдыру турында тыңлаучыларга Андрей Шиллинг сөйләде. Ә Наталья Чупина катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне анализлау, тасвирлау һәм оптимальләштерү юлларын тәкъдим итте.

Сессия кысаларында шулай ук гамәли өлеш оештырылды. Тыңлаучылар дүрт төркемгә түбәндәге юнәлешләр буенча бүлеште: Инфраструктура (11 кеше), социаль өлкә (10 кеше), икътисад (11 кеше) һәм шәһәр мохите (8 кеше). Катнашучылар цифрлы трансформациягә ярдәм итү офисларының концепциясе һәм структурасы турында фикер алыштылар. Мондый коллектив эш нәтиҗәләре буенча һәр төркем үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен тәкъдим итте.

Очрашу ахырында Айрат Хәйруллин хезмәттәшләренә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да нәтиҗәле эш алып баруына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International