Татарстан мәктәпләре 100% интернетка оптика буенча тоташтырылачак

2020 елның 5 июне, җомга

Киләсе уку елына республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләре интернетка оптика буенча тоташтырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Ведомство башлыгы «Цифрлы икътисад» милли программасын гамәлгә ашыруның барышы турындагы доклад белән «Бердәм Россия» төбәк сәяси Советы Президиумының ТР муниципаль берәмлекләрендә милли проектларны һәм комиссияләрне мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның социаль әһәмияткә ия объектларын Интернет челтәренә тоташтыру «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында уза. Гомумән алганда, тиз йөрешле интернетка 3 460 социаль әһәмияткә ия объектны кертү планлаштырыла. Болар: белем бирү учреждениеләре, ФАПлар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия объектлары.

Цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, 2020 елның 1 нче сентябренә республикада 1 045 мәктәп ВОЛС технологияләре буенча тиз йөрешле Интернетка керү мөмкинлеге белән тәэмин ителәчәк. Билгеләп үтик, бүгенге көндә 635 мәктәп оптика буенча Интернетка тоташтырылган инде (2019 елда 27 мәктәп тоташтырылды).

"Яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә сыйфатлы һәм тотрыклы интернет үткәреләчәк. Мондый хәл Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Әмма иң мөһиме, бу барлык укучыларга да үсеш өчен яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International