1000 татарстанлы IT-компетенцияләр буенча бушлай белем алды

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Республикада «Цифрлы икътисад» Милли программасы кысаларында тормышка ашырыла торган «Шәхси цифрлы сертификатлар» проектына башлангыч нәтиҗәләр ясалды.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарга цифрлы икътисад компетенцияләренә түләүсез белем бирү проекты 2019 елның ноябрендә старт алды. Пилот проектында биш регион, шул исәптән Татарстан Республикасы да сайлап алынды.

Гомумән алганда, проект ярдәмендә, 15 мең сумга кадәр номиналлы шәхси цифрлы сертификатлар һәр 1 000 татарстанлы алды.

Алардан:

  • 18-25 яшь – 82 кеше.;
  • 26-35 яшь – 474 кеше.;
  • 36-45 яшь - 323 кеше.;
  • 46-100 яшь - 116 кеше.

«Шәхси цифрлы сертификатны 1000 татарстанлы алды. Катнашучыларның 25 яшькә кадәр дә, 46 яшьтән өлкәнрәкләр дә булуы куандыра. «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру өчен кадрларны укыту беренчел бурыч булып тора. Без халыкны «Сан» бирәчәк үзгәрешләргә әзерләргә, шулай ук үз белгечләребезне үстерергә тиеш. 1980 елларда дөнья брендларының топларын нефть чыгару компанияләре тәшкил итә, бүген - Google, Amazon, Facebook һәм башкалар. Дөнья үзгәрә, мәгълүматлар яңа нефтькә әйләнә, һәм без, дәүләт буларак, безнең халыкка, һичшиксез, үзгәрешләр кабул итәргә һәм үсешнең яңа этабына чыгарга бушлай мөмкинлек бирергә тиеш», - дип шәрехләде проект барышын ТР Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин.

Шул ук вакытта, республикада иң кирәкле белем бирү юнәлешләре булды:

  • "Минем документлар» хезмәтләре күрсәтү үзәкләрендә мәгълүмат системаларын администрацияләү - 89;
  • Шәхси мәгълүматлар мәгълүмат системаларында аларны эшкәрткәндә шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү - 66;
  • SMM-менеджерның база компетенцияләре - 62;
  • Клиентлар яратачак цифрлы продуктлар булдыру һәм аларны алга җибәрү - 57;
  • Python ярдәмендә төп программалаштыру һәм мәгълүматларны анализлау.

Укулар 20.35 http://prog к2035.university университет һәм региональ оператор - Иннополис Университеты - базасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International