Ел ахырына кадәр инфраструктура операторы Татарстанда 100 яңа элемтә баганасы төзиячәк

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Бүген аларның 70кә якыны сафка бастырылган инде. «МИГ» ҖЧҖ директоры Михаил Гусев дүшәмбе көнне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында узган элемтә операторлары белән киңәшмәдә әнә шундый мәгълүмат җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, төбәкара инфраструктура төркеме (МИГ) - ул Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов кушуы буенча 2017 елда төзелгән Татарстан инфраструктура операторы. Аның функциясе - кәрәзле элемтә операторларының база станцияләрен сыйфатсыз урыннарда урнаштыруны җиңеләйтү өчен икеләтә билгеләнештәге терәкләр һәм антенна-мачта корылмалары төзү. Татарстанда оператор эшләү дәверендә 229 мәйданчык төзелгән, аларның һәркайсында бер яки берничә элемтә операторына җиһазлар урнаштырылган.

Инде тормышка ашырылган проектлар арасында - Кремльдән «Казан» халыкара аэропорты һәм Боровое Матюшино бистәсе ягына таба юл участогындагы инфраструктура, Ленин дамбасы, «Миллениум» күпере, Иннополис шәһәре, Болгар шәһәре, «Казан Экспо» МКҮ, «Россия Почтасы» ЛПЦ, «Казан-Арена» стадионы, Казан Кремле территориясе. Бу барлык участокларда да элемтә сыйфаты сизелерлек артты.

Инфраструктура таянычларын Татарстан шәһәрләре территориясендә урнаштыруда проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып шәһәр хакимиятенең элемтә баганаларының тышкы кыяфәтенә карата таләпләре тора. МИГ хезмәткәрләре моны дизайнерлы алым кулланып, агач астындагы элемтә баганасын камуфляцияләп хәл итә.

Әмма бүген МИГ һәм элемтә операторлары еш очрый торган иң төп проблема – гражданнарның радиофобияләре. Шул ук вакытта, барлык элемтә баганаларын урнаштыру Роспотребнадзор рөхсәте булганда гына, СанПиН таләпләрен исәпкә алып башкарыла. Шуңа күрә янәшәдәге кәрәзле элемтә каланчасының сәламәтлек өчен тискәре нәтиҗәләр китерүе турында борчылырга кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International