Шау-шулы программистлар – нәтиҗәле программистлар

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

«Шау-шулы программистлар» - шундый үзенчәлекле исем белән команда узган ялларда Казан ИТ-паркында узган Digital SuperHero HackDays хакатонының җиңүчесе булды. Казан һәм Яшел Үзән егет-кызларының машина белән укуны кулланып төзелгән Чат-бот сервис компанияләрдә яңа хезмәткәрләрне тиз һәм нәтиҗәле җайларга мөмкинлек бирә. 

Әлеге Сервис, уйлап табучылар фикере буенча, компаниянең эчке процесслары һәм рутиналар турындагы белемнәр базасын туплау урынына әйләнергә тиеш, анда яңа хезмәткәр сорау белән мөрәҗәгать итә һәм тиз арада системаның үзенә яисә профильле белгечтән җавап алырга мөмкин, әгәр система өчен мәсьәлә яңа булып чыкса. 36 сәгать эчендә проектны эшләүчеләр Python телендә нейрон челтәр булдырганнар һәм аны эшләгән өчен команда 200 мең сум акча алган.

«Бульеныч» командасы икенче урын өчен 100 мең сумлык призны мобиль интернет булмаган ерак объектларда эшләүче хезмәткәрләргә бурыч буенча хисап тотарга, SMS-мәгълүмат бирү аша гариза җибәрергә һәм алырга мөмкинлек бирә торган проект өчен алды.

Хезмәткәрләрнең бурычларын почта һәм мессенджер ярдәмендә кую хезмәте Чаллыдан «Tatasker» командасына өченче урын һәм бүләк - 50 мең сум алып килде.

Өч команда да «ICL Системалы технологияләр» компаниясенең Акселерация программасында катнашуга чакыру алды. Бу программага чакыру шулай ук Казаннан һәм Иннополистан тагын дүрт команда алды, чөнки аларның прототиплары, ярышларны оештыручылар фикеренчә, зур потенциалга ия.

Гомумән алганда, «ICL системалы технологияләр» белән партнерлыкта һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә оештырылган Digital SuperHero HackDays хакатонында Казан, Иннополис, Яр Чаллы һәм Яшел Үзәннән 15 команда катнашты. Ике көн дәвамында алар эре нефть компаниясе өчен персонал белән хезмәттәшлек итү сервисының прототипын булдырдылар.

Фото: ИТ-парк матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International