Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә республиканың барлык театрлары һәм музейларына электрон рәвештә билетлар сату буенча бердәм система булдыру эшләрен башлады.
Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторына 14 сайлап алу узды. Ике көнлек сайлап алу барышында резидент булып 9 проект табылды.
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы буенча 2014 елның 28 июле республикада ял көне булып игълан ителде. Шул исәптән, бу көнне почта бүлекләрендә дә ял көне булачак.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Биләрдә яшәүчеләрне 29, 30, 31 июль һәм 1 август көннәрендә сәгать 9:15-17:00 аралыгында регламент-профилактик эшләр башкарылу нәтиҗәсендә кайбер телевидение программалары трансляциясе туктатылып тору турында кисәтә.
Иннополисны электр энергия белән тәэмин итүче ПС 110 кВ Свияжск реконструкциясе тәмамланып килә.
Һәм июль аеның соңгы җомгасында корпоратив челтәр, мәгълүматлар базасы, почта системалары, программ комплекслар администраторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгели.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы В.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендә урнашкан планетарийга электрон билетлар сатып алу турында хәбәр итә.