Татарстанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. «Казан» халыкара аэропортында Игорь Шуваловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, «Президент академиясенең җәйге кампусы» мәгариф форумында катнашучылар белән очрашып, алдынгы яшь вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк.
Аннары Игорь Шувалов «Иннополис» инновацион шәһәрен төзү мәйданчыгына барачак һәм проектны гамәлгә ашыруның барышы белән танышачак.
Шулай ук Игорь Шувалов һәм Рөстәм Миңнеханов Казандагы башка инновацион мәйданчыкларга да, шул исәптән «КАИ-Лазер», «Эйдос» үзәгенә һәм башкаларга барачак дип күзаллана.