Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан студентлары өчен ике лекция укыды.
ТР дәүләт хезмәтләр Порталы, инфоматлар һәм “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы аша узган айда 185 млн.сумга 174 мең электрон түләү башкарылган. Узган ел белән чагыштырганда түләүләр суммасы 60% арткан – 2013 елның августында ул 111 млн.сум тәшкил иткән.
ТР экологиядә министрлыгында “Мәктәп эко-патруле” видеоэлемтә режимында кушымтасы белән эшләү буенча укыту уздырылды.
Кичә Казан элемтә электр техникумында укытуда һәм техникумның җәмәгать тормышында актив катнашкан студентларны сайлап алу буенча комиссия утырышы уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов РФ Президенты каршында граждан җәмгыят һәм кеше хокуклары үсеше Советы утырышында катнашты.
Кичә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтәм инистры урынбасары Азат Мөбарәкшин ТР хезмәт, халыкны эш белән тәүмин итү һәм социаль яклау министрлыгында “2014 елның беренче яртыеллыгында социаль өлкәне мәгълүматлаштыру буенча башкарылган эшләр” темасы белән чыгыш ясады.
Кичә министр урынбасары Азат МөбарәкшинТР Президенты алдында кадр сәясәте сораулары буенча Совет утырышында катнашты. Ул Татарстан Республикасында дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәт кадр составы буенча бердәм мәгълүмати система булдыру буенча чыгыш ясады.
Татарстанда «XXI гасыр мәктәбе» проекты Cisco академиясе базасында тормышка ашырыла. Проект Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ТР мәгариф һәм фән министрлыклары һәм дәүләт унитар оешмасы “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” ярдәмендә тормышка ашырыла.