Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан студентлары өчен ике лекция укыды.
Беренче лекция темасы – республикада социаль-икътисади үсештә ИТ өлеше дип атала иде, ул Казан (Идел буе) федераль университетында математика һәм мәгълүмати технологияләү институтында уздырылды. Аудиториядә 200ләп Студент җыелган иде.
Роман Шәйхетдинов Татарстанның социаль икътисади өлкәсенә ИТ өлкәсе өлеше турында, ИТ-парк, булаган шәһәр Иннополис турында сөйләде. Шулай ук ул студентларга электрон хезмәтләр кулану ысулларын аңлатты.
Икенче лекция – Туполев исемендәге Казан тикшеренү университетының радиоэлектроника һәм текоммуникация инстуттында 300ләп студент өчен оештырылды.