Татарстанда «XXI гасыр мәктәбе» проекты Cisco академиясе базасында тормышка ашырыла. Проект Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ТР мәгариф һәм фән министрлыклары һәм дәүләт унитар оешмасы “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” ярдәмендә тормышка ашырыла.
“Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова белдергәнчә, балаларны мәктәп чорыннан бирле яңа тормыш этабына әзерләргә кирәк. Ә анда һичшиксез ИТ өлкәсендә белемнәр кирәк. Әлеге проект Татарстан уңышлы булыр дип уйлыйбыз.