Министр урынбасары Азат Мөбарәкшин ТР Президенты алдында кадр сәясәте сораулары буенча Совет утырышында катнашты

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә министр урынбасары Азат МөбарәкшинТР Президенты алдында кадр сәясәте сораулары буенча Совет утырышында катнашты. Ул Татарстан Республикасында дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәт кадр составы буенча бердәм мәгълүмати система булдыру буенча чыгыш ясады.

Үз чыгышында ул барлык дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында әлеге системаны куллануны кадрлар белән идарәне яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк дип белдерде.Системаны әзерләү буенча эшләр 2014 елның августында тәмамланды, 31 октябрьгә кадәр кадр хезмәте база мәгълүматларын тутыру эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International