ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Узган уку елынга Яшел Үзән шәһәренең 12 мәктәбендә “Мәктәп картасы” проекты тормышка ашырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы әлеге проектны Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә кертү сорауларын карады.


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елда “Деловой квартал” экспертлары фикеренчә ел кешесе булып “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, һәм IT өлкәсендә ел кешесе булып “Барс-груп” генераль директоры Тимур Ахмеров табылды.

Ел башыннан 112 номерына 2 240 562 телефон шалтыртуы килгән. Бу Татарстан буенчча экстрен хезмәтләргә шалтыратуның гомуми санынан 1/3 өлешен тәшкил итә.

ТР дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларына Татарстан территорииясендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнгән балалары өчен түлүгә компенсация исәпләнү турындагы мәгълүматны online режимда алырга була.  

2014 елда “Халык контроле” системасында бастырылган гаризәләр арасында Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама районнары лидерлыкта.


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Деловой квартал” басмасы белән оештырылган “Ел кешесе” чарасында катнашып, “Телекоммуникацияләр өлкәсендә ел кешесе” һәм “ИТ өлкәсендә ел кешесе” номинацияләренең җиңүчеләрен бүләкләячәк


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Ноябрьдә ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша татарстанлыларга 3,2 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. 
2014 елның 4-12 декабрь аралыгында Россиядә «Час кода» акциясе узачак.

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

 ТР Дәүләт хезмәтләре һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аркылы коммуналь түләүләр һәм башкаларны башкарган вакытта минималь күләмдә 10 сум комиссия алына иде – хәзер ул бетерелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Анкарада Төркиянең иң эре югары уку йортларыннан берсе - «Билькент» хосусый университетында булды. Университетта Татарстан Республикасы икътисады һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International