ТР дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларына Татарстан территорииясендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнгән балалары өчен түлүгә компенсация исәпләнү турындагы мәгълүматны online режимда алырга була.
Әлеге хезмәттән файдалану өчен баланың исем-фамилиясе, туган датасы, СНИЛС, туу турындагы таныклыкның сериясе һәм номеры, аның бирелү датасы турындагы мәгълүматларны күрсәтергә һәм сакларга кирәк.
Ноябрь аенда ата-аналар мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләре өчен 14 мең тапкырдан артык, барлыгы 30 миллион сум акча түләгән. Бу, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 2,4 тапкыр артык.