2014 елның 4-12 декабрь аралыгында Россиядә «Час кода» акциясе узачак. Әлеге чара Россиядә ИТ өлкәсендә иң масштаблы мәгариф чарасы булу көтелә. Акциядә 10 млн артык укычулар катнашуы фаразлана.
Әлеге чара РФ мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ элемтә һәм масскакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Чараның партнерлары булып, халыкара һәм Россия ИТ-компанияләре катнаша: «Лаборатория Касперского», «1С», «ВКонтакте», «Майкрософт», «Акронис», «Зептолаб» һәм «Дневник.ру».
«Час кода» акциясе мәгълүмати технологияләр өлкәсен игътибар арттыру максаты белән оештырыла.