Дәүләт хезмәтләре порталында 10 сум күләмендәге минималь комиссия күләме бетерелгән

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

 ТР Дәүләт хезмәтләре һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аркылы коммуналь түләүләр һәм башкаларны башкарган вакытта минималь күләмдә 10 сум комиссия алына иде – хәзер ул бетерелде.
Элегрәк кулланучылар, әйтик, газ өчен 100 сум түләгән очракта, комиссия түләргә тиеш булалар, аның күләме 10 сум булган. Хәзер исә комиссия 1 сумны тәшкил итә (түләү күләменең 1%).
Исегезгә төшерәбез, Портал һәм мобиль кушымта аша коммуналь түләүләрне башкару өчен комиссия 1% тәшкил итә, башка хезмәтләр өчен – 2%. Комиссиясез дәүләт пошлинасын, салымнарны һәм хәйрия кертемнәрен башкарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International