ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә алдан язылу мөмкинлеге булдырылды.

ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка язылу сервисы модернизацияләнгән. Кешеләргә, белгечләргә язылган вакытта  уңайлы булсын өчен, хәзер медицина учреждениеләре исеме генә түгел, аның урнашкан адресы күрсәтелә.

2014 елның көзендә “Халык контроле” дәүләт системасында 7620 гариза бастырылан. Аларның 4235 уңай хәл ителгән (ягъни 55.6%). 322 гариза “мотивлашкан кире кагу” статусына ия булган. Бу барлык гаризалар арасыннан бары тик 4,2% тәшкил итә.

18 ноябрьдә ТР дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт кадр составы бердәм мәгълүмати системада укытуның икенче этабы башланды. Укыту нәтиҗәсендә кулланучылар тулы рәвештә система белән кулланырга әзер булачак.


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан һәм CISCO компаниясенең төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар, әмма аларга багланышларның яңа юлларын эзләргә кирәк. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CISCO компаниясенең вице-президенты Вимо Элфринг җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда белдерде.

Беренче тапкыр Россия Бөтендөнья роботлар олимпиадасын (World Robot Olympiad – WRO) кабул итә. Әлеге чара җомга көнне Сочидә старт алачак. 


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Буа шәһәре һәм якың тирәдәге яшәүчеләргә хәбәр итә: 19-21 ноябрь көннәрендә 08.00-18.00 сәгать аралыгында монтаж эшләре үткәреләчәк.


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Иннополис Университеты “Барс груп” һәм “Эттон” оешмалары белән килешү төзеде.  Иннополис университеты – дәүләт университеты түгел, ул бары бик эш бирүчелән кызыксынуна нигезләнеп эш итә.Университетның индустрия белән хезмәттәшлек итүнең бер формасы – студентларны гарантияләнгән эш бирү мөмкинлеге белән укытырга алу.


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Кичә Татарстанга Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге делегация килде.

14
ноябрь, 2014 ел
җомга

Иннополис Университеты заманча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә фәнни тикшеренүләрдә махсуслашкан Россиядә беренче университет булачак, барлык мәгариф процессында төрле индустрияләр белән хезмәттәшлек итүгә басым ясый. 18 ноябрьдә 17.00 сәгать Kazan StartUp Week чарасы кысаларында презентация һәм индустрия һәм вуз арасында хезмәттәшлек итүгә кул кую чарасы узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International