IT-парк резидентлары 8,7 миллиард сум акча эшләгән

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган ел Казанның IT-парк резидентлары 8,7 миллиард сум күләмендә табыш алган. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 35 процентка күбрәк. Биредәге хезмәткәрләрнең 13 процентка артканлыгы да мәгълүм. Монда эшләүче компанияләрнең саны исә 37гә күбәйгән.

 Билгеле булганча, әлеге технопарк Татарстан өчен зур әһәмияткә ия. IT-паркның 2014 елгы эш нәтиҗәләре дә моның шулай булуын ассызыклый.

Узган ел технопарк IT-паркны глобаль технологик һәм фәнни тирәлеккә кертү буенча эшчәнлек башлап җибәрде. Нәтиҗәдә, ул IASP – фәнни һәм технологик паркларның Халыкара ассоциациясенең тулы хокуклы әгъзасы дип игълан ителде. Әле алай гына да түгел, Хоа Лак (Вьетнамның Ханой шәһәре) технопаркы белән хезмәттәшлек килешүе төзелде.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, узган ел Татарстанда Россиядә беренче тапкыр IT-парк хезмәткәрләре өчен IT-йорт төзелде. Әлеге 118 фатирлы йортны сафка бастыру Татарстанның чит төбәк һәм илләрдән югары квалификацияле кадрлар җәлеп итүгә зур игътибар бирүен тагын бер кат ассызыклап күрсәтте.

2015 елгы планнарга килгәндә исә, IT-парк җитәкчелеге халыкара эшчәнлек алып баруны иң мөһим максатларның берсе буларак билгели.

- Быел узган елгы проектларны тормышка ашыруны дәвам иттерәчәкбез. Эшчәнлекнең яңа төрләрен җәлеп итүгә дә зур игътибар бирергә уйлыйбыз. Иң мөһим максат исә – IT-паркны акцияләштерү. Ниһаять, әлеге тәкъдимнең ни дәрәҗәдә дөрес булуы бәяләү эшчәнлеген тәмамладык. Хәзер исә тиешле документларны әзерләү башланды, - ди IT-парк директоры Антон Грачев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International