ИТ-паркта ABBYY Language Services лингвистик компания офисы ачылды

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнвар ИТ-паркта  ABBYY Language Services компаниясенең офисы ачылу тантасы узды.

Компания лингвистик технологияләр һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә лидерлар рәтендә. Компания күптән түгел 10 еллык юбилеен билгеләде.

ABBYY Language Services оешмасы Казан ИТ-паркы резиденту булу уңаеннан “Заманда лингвистик технологияләр” темасына түгәрәк өстәл оештырылды.Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Азат Мөбарәкшин, ИТ-парк директоры Антон Грачев, Иннополис университеты директоры Дмитрий Кондратьев, ABBYY Language Services компаниясе директоры Иван Смольников, тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Евгекния Лодвигова катнаштылар.

ABBYY Language Services генераль директоры Иван Смольников сүзләренчә, Татарстан бихнес һәм технологияләр үсешендә зур перспективаларга ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International