23 гыйнар «Казан элемтә электр техникумы» «Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә Казан техникумы» дәүләт бюджет профессиональ мәгариф оешмасы дип исемләнде.
Исегезгә төшерәбез, техникумда ИТ-индустрия өлкәсендәге киләсе белгечләр буенча белем алып була:
- Компьютер системалар һәм комплекслар;
- Компьютер системаларында программалаштыру;
- Компьютер челтәрләре;
- Автоматизацияләнгән системаларның мәгълүмати иминлеге.