ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Казанлылар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru аша кеше торыр өчен яракланган йортны кеше торыр өчен җиһазланмаганга үзгәртә ала, шулай ук планировканы үзгәртү һәм торак шартларын яхшырту өчен социаль ипотека системасына чиратка басу өчен гариза бирә ала.


3
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрыгының мәгълүмати технологияләр департаменты директоры Елена Бойко белән “Дорожная карта” сораулары буенча киңәште. 

5 ел эчендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының контакт-үзәге телефон шалтыратулар һәм башка төрле мөрәҗәгатьләр кабул итә.

 Агымдагы елның I кварталында республикада яшәүчеләр “Табибка язылу” электрон хезмәтеннән 1,2 миллионнан артык тапкыр кулланган.

Март аеннан “Халык контроле” дәүләт системасында “Юл кагыйдәләрен оештыру” категориясендә 787 гариза җибәрелгән. Аларның 277 (яки 35%) уңай хәл ителгән. Мотивлаштырылган кире кагу статусына 48 гариза ия булган.


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә 2015-2016 уку елына балаларны мәктәпкә кадәр укыту оешмаларына комплектацияләү башланды.

Иртәгә Лаеш районынвң Усады бистәсендә ICL инженер үзәгендә “Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә импортозамещение” темасына семинар-киңәшмә узачак. Чараны ICL-КПО ВС һәм ТР эшмәкәрләр ассоциациясе оештыра.

Март аенда  «112» шалтыратулар кабул итү үзәге 175 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Аларның 30% гына экстрен оператив хезмәтләр ярдәменә мөхтаҗ иде.


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
1 апрельдән “Татэнергосбыт ” предприятиесе тәэмин иткән электр энергиясе хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләгәндә комиссия алынмый. Элек комиссия түләнгән сумманың 1 процентын тәшкил итә иде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге "АК БАРС" Банк белән берлектә Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре мәктәпләрендә "Мәктәп картасы " проектын эшләтеп җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International