Татарстанда яшәүчеләр 2015 елның I кварталында ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша ЗАГС хезмәтләрен алуга 31 074 электрон гариза җибәргән.
6 апрель халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә “ТР халыкның социаль регистры” мәгълүмати системасында эшләү буенча укыту үткәрелде. Укыту ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары белән берлектә үткәрелде.
Узган атна эчендә «ГЛОНАСС+112» экстрен хезмәтләр бердәм система операторлары Татарстан Республикасы буенча 36 мең шалтырату кабул иткән.
Россиядә тарифлар буенча Федераль хезмәтнең 10.02.2015 кабул ителгән № 13-с/4 с 1 боерыгы нигезендә 2015 елның апреленнән Татарстан Республикасы территориясендә фиксацияләнгән телефон элемтәсе хезмәтенә тарифлар үзгәртелә.
Апрельдә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы эшкуарлар эшчәнлеген яклау буенча гариза бирү сервисы эшли башлаячак.
2014 елның 8 ноябрендә “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Система юл кагыйдәләре иминиятлеген яхшырту һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә административ хокук бозу санын киметүгә юнәлтелгән.