Бер кварталда татарстанлылар 1,2 млн тапкыр электрон система буенча табибка язылган

2015 елның 3 апреле, җомга
Агымдагы елның I кварталында республикада яшәүчеләр “Табибка язылу” электрон хезмәтеннән 1,2 миллионнан артык тапкыр кулланган.
Республика медицина оешмаларына табибка ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, “Электрон Татарстан” инфоматы, электрон чират терминалы, мобиль кушымта аша, шулай ук кабат килү өчен табибның автоматлаштырылган эш урыны аша язылырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, ТР медицина оешмаларына теркәлгән булган очракта гына табибка язылу мөмкин, бу шарт стоматология поликлиникаларына кагылмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International