Казанда һәм Яр Чаллыда 2 863 бала балалар бакчасына электрон юллама алды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә 2015-2016 уку елына балаларны мәктәпкә кадәр укыту оешмаларына комплектацияләү башланды.

Ике көн эчендә “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмати системасында 2 863 юллама бирелгән. Димәк 2 863 баланың ата-анасы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “Балалар бакчасы” бүлегендә гаризага “Балалар бакчасына юлланган” статусына ия булганын күрә.

Исегезгә төшерәбез, ата-анага 30 көн эчендә балалар бакчасына язылыр өчен барырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International