ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Хакатонда 18 команда катнашты. Төп категорияләр: All transport Kazan мобиль кушымтасы, смарт-сити, кешеләрнең шәһәрдәге мобильлеге, видеокүзәтү системалары һәм башкалар.


26
февраль, 2016 ел
җомга

2016 елның 25 февралендә “Иминлек һәм элемтә” форумы кысаларында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Идел буе федераль округ буенча техник һәм экспорт контроль буенча Федераль хезмәт идарәсе  белән берлектә “Мәгълүмати иминлек” секциясе эшләде.

Бүген Казандагы “Корстон” комплексында “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары” IV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында оештырылган “Интеллектуаль транспорт системалары һәм кешеләр мобильлеге” хакатоны – студентларның һәм яшь галимнәрнең республикакүләм фәнни-тикшеренү конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе Виктор Нилов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, “ERTICO – ITS Europe” ассоциациясенең халыкара мәсьәләләр һәм партнерлар белән багланышлар директоры Расмус Линдхорльм һ.б. рәсми затлар катнашты.

 «Иминлек һәм элемтә» форумында ИТ-вуза вәкилләре компьютер системалары һәм балалар иминлеге өлкәсендә тәҗрибә турында сөйләделәр.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча күпфункционал үзәкләрдә 10 минут эчендә пенсия күләме турында справка алып була.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“ЗАГС” мәгълүмати системасы үсешенә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында  һәм ТР Министрлар кабинеты алдындагы гражданнар хәлләрен теркәү акты вәкилләре катнашты.

Бүген Казан ИТ-паркында эш сәфәре белән Россиянең фәннәр академиясе академигы Абел Аганбегян булды.

2016 елның 25-26 февраль көннәрендә Екатерингбургта 3нче “мәктәптән җитештерүгә кадәр инженер мәгариф” халыкара конференциясе уза.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 2016 елның 25 февральдә сәгать 14.00 Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында тармак мәгълүмати проектлар бүлегенең алдынгы белгече вазыйфасына конкурс узачак. Конкурста катнашуга ике кеше дәгъва итә.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

 Иннополис университеты тарафыннан мәктәп укучылары арасында математикадан ачык олимпиаданың ачылышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International