ТР элемтә министрлыгы проектлары "Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары” конференциясендә тәкъдим ителде

2016 елның 26 феврале, җомга

Бүген Казандагы “Корстон” комплексында “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары” IV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында оештырылган “Интеллектуаль транспорт системалары һәм кешеләр мобильлеге” хакатоны – студентларның һәм яшь галимнәрнең республикакүләм фәнни-тикшеренү конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе Виктор Нилов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, “ERTICO – ITS Europe” ассоциациясенең халыкара мәсьәләләр һәм партнерлар белән багланышлар директоры Расмус Линдхорльм һ.б. рәсми затлар катнашты.

Искәртеп үтик: конкурс 25-26 февраль көннәрендә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм системалар югары мәктәбе базасында (ИТИС) үткәрелде. Анда Татарстанның урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучы 18-35 яшьтәге 82 егет һәм кыз катнашты. Алар 4-6 кешедән торган 18 команда составында белем сынашты. 

Хакатонда катнашучылар, аерым алганда, “All transport Kazan” мобиль кушымтасы, смарт-сити, кешеләрнең шәһәрдәге хәрәкәтчәнлеге, тиз реакция күрсәтү системасы, экологик транспорт, транспорт агымнарын билгеләү ярдәмендә интеграцияләнгән видеокүзәтү системасы һ.б. кызыклы проектлар тәкъдим итте.

Бүген конкурсның гомуми нәтиҗәләре буенча, югары уңышка ирешкән 10 команда билгеләп үтелде.

Х урынга “Интерактив автодром” проектын тәкъдим иткән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары командасы лаек дип табылды. IX урында – шул ук уку йортынында белем алучы студентлар командасы. Алар “Акыллы юллар” проектын уйлап тапкан. Казан дәүләт энергетика университеты студентлары командасы үзләренең “Юл катафоты” проекты белән VIII урын иясе булды. Расмус Линдхорльм санап үтелгән командаларга дипломнар һәм 2шәр мең сумга акчалата сертификатлар тапшырды.

VII урынга “All transport Kazan” мобиль кушымтасын тәкъдим иткән Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты студентлары командасы лаек булды. Казан федераль университеты командасының “Help” проекты – VI урында. Әлеге командаларны Артем Хохорин дипломнар, 2шәр һәм 5шәр мең сум күләмендә акчалата сертификатлар белән бүләкләде.

Виктор Нилов “Smart track” проектын тәкъдим итеп V урын иясе дип табылган Казан федераль университеты командасына һәм “Пилотсыз товар ташучы робот” проекты белән IV урын алган Иннополис университеты командасына дипломнар һәм 5әр мең сум күләмендә акчалата сертификат тапшырды.

I, II һәм III урыннарга лаек булган командаларны Илдар Халиков үзе тәбрикләде. Аерым алганда, Казан федераль университетының “Иминлек паспорты” һәм “САУРОН шәһәр трафигын мониторинглау системасы” проектларын тәкъдим иткән командаларына III һәм II урын бирелде. Абсолют җиңүче дип “Электромобильләр өчен электр энергиясе кору станциясе” проектын уйлап тапкан Иннополис университеты командасы табылды. Әлеге командаларга шулай ук дипломнар, 50 мең, 30 мең һәм 15 мең сумга сертификат тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International