Бүген Казан ИТ-паркында эш сәфәре белән Россиянең фәннәр академиясе академигы Абел Аганбегян булды. Технопаркта кунакны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев каршы алды.
ИТ-паркның бизнес-инкубаторында кунакка технопаркны тәкъдим итеп, инфраструктурасының төп элементлары турында сөйләделәр.
Роман Шәйхетдинов Абел Аганбегянга Иннополис турында сөйләде. Аерым игътибар Россиядәге беренче ИТ-университетка юнәлтелде.
Бүген казан ИТ-паркыннан соң Абел Аганбегян Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.