Иннополис университетында мәктәп укучылары арасында математикадан ачык олимпиада ачылышы узды

2016 елның 20 феврале, шимбә

 Иннополис университеты тарафыннан мәктәп укучылары арасында математикадан ачык олимпиаданың ачылышы узды.

Тантанада ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм Иннополис Университеты проректоры Сергей Масягин да катнаштылар.

Олимпиада 9нчы, 10нчы һәм 11нче сыйныфлар арасында уздырыла, диелә Иннополис университеты сайтында.

28 февральдә булачак онлайн-тестлаштыру барышында катнашучыларга 10 мәсьәлә тәкъдим ителәчәк. Биремнәрнең бер өлешен автоматлаштырылган система ярдәмендә тикшерү күздә тотыла, соңгы икесен, укучыларның фикер йөртү юнәлешен бәяләү өчен, – кулдан.

Онлайн-тестлаштыру этабында иң югары баллар җыйган катнашучылар олимпиаданың Иннополис университетында булачак йомгаклау этабына чакыру ала. Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшыру күздә тотыла.

“IT өлкәдәге иң алдынгы белгечләр, иң беренче чиратта, математика буенча көчле. Илебездә мәктәп укучыларының үзләренең белем дәрәҗәләрен күтәрергә омтылуын күрәбез һәм югары уку йортыбызда бу төр чаралар ярдәмендә аларны рухландыра алуыбызга шатбыз. Олимпиаданың барлык катнашучылары Иннополис университетында мәгълүмати технологияләр һәм робот техникасы өлкәсендә укуга грант алу өчен белем сынашу мөмкинлегенә ия”, – ди вузның фән олимпиадалары бүлеге җитәкчесе Ольга Корниенко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International