Р дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “автоматик түләү” функциясе халыкка коммуналь хезмәтләр өчен, ЮХИДИ штрафларын һәм мәктәптә баланың туклануы өчен оператив рәвештә түләргә мөмкинлек бирә.
1 апрельдә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 2016-2017 уку елына мәктәпкә кадәр мәгариф оемаларына массакүләм комплектация башланды.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы 2016 елның 14 апреленнән Яр Чаллы районара почтамптында “Почта Банк” операцион тәрәзәсе ачылачак дип хәбәр итә. Ул Россия почтасы һәм халыкара ВТБ финанс группасы белән “Лето Банк” базасында ачылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәне Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Dubai Internet City компаниясендә булды.
Әлмәт яшәүчеләре өчен “Халык контроле” системасынңа торак-коммуналь хезмәтләргә шикаять белдерү мөмкинлеге булдырылды.
9 апрельда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында эшче һөнәрләр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына йомгак ясалды. Һөнәри ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
8 апрельда Казанда информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.
Олимпиаданы ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
8 апрель информатика буенча олимпиаданың оештыру комитетының киңәшмәсе узды.
7 апрель урыс телле Интернет туган көне билгеләнә. 1994 елның 7 апрелендә Россия өчен Ru домены теркәлгән булган.
Беренче Россия университеты CERN Openlab’ның фәнни тикшеренүләр өлкәсендә рәсми партнеры булды. Килешү кысаларында Иннополис Университеты күп санлы тикшеренү проектларында катнашу мөмкинлегенә ия.