1 апрельдә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 2016-2017 уку елына мәктәпкә кадәр мәгариф оемаларына массакүләм комплектация башланды.
2016 елның 1 апреленнән 12 апреленә кадәр “Электрон балалар бакчасы” автоматизацияләнгән мәгүлүмати системада 16 899 юлланма булдырылган, димән 16 899 ата-ана ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “Балалар бакчасы” бүлегендә “Мәктәпкә кадәр мәгариф оешмасына юлланган” статусын күрә ала.
Исегезгә төшерәбез, ата-аналарга 30 көн эчендә күрсәтелгән балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.