Казанда информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадага әзерлекләр турында сөйләштеләр

2016 елның 8 апреле, җомга

8 апрель информатика буенча олимпиаданың оештыру комитетының киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә РФ мәгариф һәм фән министрының урынбасары Александр Климов, РФ мәгариф һәм фән министрылыгының департамент җитәкчесе Наталья Зырянова катнаштылар. Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фааттахов, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Татьяна Камалетдинова, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм Иннополис Университетының проректоры Сергей Масягин катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, олимпиада Казанда 2016 елның 12-19 август көннәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International