Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы 2016 елның 14 апреленнән Яр Чаллы районара почтамптында “Почта Банк” операцион тәрәзәсе ачылачак дип хәбәр итә. Ул Россия почтасы һәм халыкара ВТБ финанс группасы белән “Лето Банк” базасында ачылачак.
2016 елның апрелендә Татарстан Республикасында “Почта Банк”ның 5 ноктасы ачылышы планлаштырылган. Алар Казанда һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә булачак.
Барлыгы 2016 елда Россиянең почта элемтәсе 6 мең “Почта Банк”ы тәрзәсен ачарга планлаштыра, аларның 46сы Татарстанда булачак.