Бәйрәм традиция буенча июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Россия почтасы хезмәткәрләренә 675 ведомство һәм 1630 корпоратив бүләк тапшырылачак. 15 ведомство һәм 17 корпоратив бүләкне Татарстан почта хезмәткәрләренә тапшырачаклар.
2016 елның 6 аенда Татарстанда 37,5 млн га якын электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 50 процентка артыграк дигән сүз. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Сколково Мәскәүдә идарә мәктәбе делегациясенә казан ИТ-паркы буенча экскурсия ясады.
Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы чираттагы РФ Хөкүмәте карары проектын фикер алышуга чыгарды. Әлеге карар проекты элемтә оператоларының күпфатирлы йортларга технологик керү тәртибен җиңеләйтә. Фикер алушы 2016 елның 7 июленә кадәр дәвам итәчәк.
27-30 июль көннәрендә Иннополис Университетында Sailfish OS платформасына багышланган беренче җәйге мәктәп узачак.
Бүген Казан (Идел буе) Федераль университетында беренче проректор Рияз Минзарипов җитәкчелегендә мәктәп укучылары арасында информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча киңәшмә узды.
РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Җәйге кампусында 28 илдән һәм Россиянең 27 төбәгеннән 226 студентның катнашуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры Иван Федотов белдерде.
Татарстанлылар региональ закон буенча фикер алыша ала. ТР дәүләт хезмәтләр порталының “Норматив хокук актлары проектлары буенча җәмгыяти фикер алышу” сервисында сату өлкәсендәге яңа закон проекты бастырылды.
Татарстанда 2016 елның икенче яртысына республика һәм җирле басмаларга язылу тәмамланды. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларының гомуми тиражы 250 мең 443 нөсхә тәшкил иткән, бу 2015 елның икенче яртысындагының 92,1 проценты.
Бүген Чистайда “Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеш өлкәсендә актуаль проблемалар” республикакүләм киңәшмәсе узды. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР мәгариф үсеше институты оештырды.