Бүген Казан (Идел буе) Федераль университетында беренче проректор Рияз Минзарипов җитәкчелегендә мәктәп укучылары арасында информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” вәкилләре дә катнашты. Биредә олимпиада оештыру сораулары буенча сөйләштеләр, шул исәптән катнашучыларны ашату, экскурсияләргә алып бару һәм башкалар.
Олимпиада бу елны 28 тапкыр уздырылачак һәм үз тарихында ул беренче тапкыр Россиядә үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Олимпиада Казанда 12-19 августа көннәрендә узачак, чарада 90 илдән 320 катнашучы, 170 команда җитәкчеләре һәм 150ләп кунаклар һәм халыкара комитет вәкилләре киләчәк.