ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновтан Россия почтасы көне белән котлау

2016 елның 10 июле, якшәмбе

Бәйрәм традиция буенча июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Россия почтасы хезмәткәрләренә 675 ведомство һәм 1630 корпоратив бүләк тапшырылачак. 15 ведомство һәм 17 корпоратив бүләкне Татарстан почта хезмәткәрләренә тапшырачаклар.

Россия почтасы көне 1994 елда, Петр I указы белән, Мәскәү һәм Архангельск арасында беренче Россия эчке почта линиясен булдыруның 300 еллыгына гамәлгә куелды. Россия почта системасының мең елдан артык тарихы бар. Аңа IX гасыр ахырында нигез салынган. XV–XVI гасырларда почта станцияләре челтәре бөтен Россия территориясендә пәйда булган. XIX гасырда беренче Россия почта маркалары һәм карточкалары чыкты. 1874 елда Россия Бөтендөнья почта берлеген 22 гамәлгә куючының берсе була.

"Россия почтасы" ФДУП 2002 елның 5 сентябрендә гамәлгә куелды. Бүген Россия почтасы көне- ул РФ стратегик предприятиеләре исемлегенә керә торган федераль почта операторы. Россия почтасы илдә иң эре филиал челтәренә ия, аның 42 мең почта бүлеге бар, аларда 300 меңнән артык кеше эшли.

Россия почтасы ел саен 2,5 млрд тан артык хат һәм 140 млн чамасы посылка, шулай ук 20 млн әбүнәчегә 1 млрд нөсхәдән артык көндәлек басма тарата. Россия почтасы аша елына 3,5 трлн сум пенсия, түләүләр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International