Татарстанның яңа IT-шәһәре – Иннополиста яшәүче халык санын киләсе елда 3 мең кешегә җиткерү бурычы тора, дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. “Бу максатны без үз алдыбызга быел уккуйган идек. Хәзер анда 2500 кеше эшли, алардан1500 кеше даими рәвештә яши. Ләкин, бүгенбелгечләр табу кыен, белгечләр бар, әммаквалификацияле белгечләр аз, шуңа күрә хәзерреспубликада белгечләр әзеләүгә дә җитди игътибарбирелә”, – дип искәртте министр бүген “Татар-информ” агентлыгында ел нәтиҗәләре буенча оештырылганматбугат очрашуында.
28 декабрь Идел буе спорт һәм туризм дәүләт академиясендә “Ел спортсмены 2016” чарасы нәтиҗәләрен ясадылар.
Яңа ел алдыннан Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында (ул хәзер ИТ өлкәсендә региональара компетенцияләр үзәге дип тә атала) 26 һәм 27 декабрь World Skills. Форматында имтиханнар узды.
2017 елда Татарстанның дәүләт хезмәтләрепорталында кулланучыларның виртуаль шәхсибүлмәләре саны 2 миллионга җитәр диппланлаштырыла. Хәзер исә бу күрсәткеч – 1,8 миллион. 2016 елның 11 ае эчендә дәүләт хезмәтепорталы аша халыкка 75 миллион хезмәт күрсәтелгән, бу сан да ел азагына 80 миллионнан артыр, дипкөтелә. Һәм бу – узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк, дип белдерде Татарстанныңмәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген “Татар-информ” мәгълүматагентлыгында уздырылган, министрлыкның еллыкэшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугаточрашуында.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 26-28 декабрь көннәрендә сәгать 8.00-16.00 аралыгында Лениногорск шәһәрендә ремонт эшләре нәтиҗәсендә аналог һәм цифралы эфир телевидение сүндерелеп торылачак дип хәбәр итә.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тагын 6 күпфункциональ үзәккә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алыр өчен мөрәҗәгать итер өчен язылып була:
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында күпбалалары гаиләләргә субсидияләр билгеләү өчен электрон гаризә бирү тәртибе үзгәртелде.
Чит илгә посылканы җайлаштырылган рәвештә Россиянең 185 шәһәренең 469 үзәкләрендә җибәреп була. Татарстанда бүгенге көндә 12 посылка кабул итү үзәге эшли, аларның 4се Казанда урнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узып баручы елда «Иннополис» махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының быелга ахыргы утырышы узды. Күзәтчелек советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев Иннополис лицее укучылары белән очрашты. Очрашуда шулай ук “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова да катнашты.