Шушы көннәрдә Татарстанда «Яндекс.Лицей» мәгариф проекты җитәкчесе Марина Суслова булды. Эш сәфәре кысалырында «Яндекс.Лицей» проектының беренче этабына потенциаль мәйданнар каралды.
Очрашу кысаларында “ТР мәгълүматлаштыру технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова кунакны Казанда һәм Яр Чаллыда мәгариф мәйданнары белән таныштырды.
Шул исәптән Иннополис лицее һәм “Кванториум” балалар технопаркы мөмкинлекләре күрсәтелде.
«Яндекс.Лицей» программасы математика һәм мәгълүмати технологияләр белән кызыксынучы 8-9 сыйныф укучылары юнәлтелгән.