Роман Шәйхетдинов: "Uber цифралы икътисад парадигмасын үзгәртә"

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Uber компаниясе тикшеренүләре күрсәткәнчә, Россиянең зур шәһәрләрендә, болар - Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Новосибирскта һәм Екатеринбургта, халыкның мобильлек дәрәҗәсе бик югары. Сораштыруда барлыгы 1600 кеше катнашкан һәм аларның 26,6 проценты, җәмәгать транспорты еш йөрми торган районнарга барып җитү өчен Uber таксиен файдалануын белдергән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә КФУның проректоры, тикшеренү төркеме җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

"Җәмәгать транспорты иң популяр транспорт булып кала бирә. Сораштыручыларның 60,4 проценты әлеге төр транспорттан файдалана. Әмма шәһәрләрнең тиз үсүе гражданнарның мобильлегенә йогынты ясый", - диде М.Сафиуллин. Аның сүзләренчә, такси хезмәтеннән файдаланучылар саны елдан-ел арта бара.

Сораштыру уздырылган 5 шәһәрдә кешеләр атнасына 1 яки аннан да күбрәк тапкыр такси хезмәтеннән файдалана. Калаларда яшәүче 1 мең кешегә 3,2 дән алып 7 гә кадәр такси туры килүе дә ачыкланган. Чагыштыру өчен, Лондон һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә бу күрсәткеч 12 данә. Димәк, Казанда такси хезмәте тәкъдим итүчеләр санын 1,7-3,8 тапкыр арттырырга мөмкинлек бар. Шунысы да кызыклы: Uber компаниясе машиналарыннан файдаланучыларның 52,5 проценты ир-атлар, калганнары хатын-кызлар. Гаиләле кешеләр саны исә 42,4 процент тәшкил иткән. Финанс хәленә килгәндә, Uber ны үз итүчеләрне 55,5 проценты коммерция өлкәсендә, 21,8 проценты бюджет өлкәсендә эшли. Такси чакыртучыларның 45,3 проценты диярлек машиналарны төнлә чакырта. Әлеге компаниядә эшләүчеләргә килгәндә, аларның 95 процентын диярлек ир-атлар тәшкил итә. Аларның уртача яше 36 тирәсе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International