Әлеге хезмәт аша Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, электрон чират терминалы, “Электрон Татарстан” инфоматы, мобиль кушымта аша язылып була. Әлеге саналган ысллуар арасында иң популяры: электрон чират терминаллары.
Яхшы мисал итеп Республикакүләм клиник онкологик диспансерны әйтеп була. 2017 елның 2 ае эчендә медицина мәгълүмати системасында лаборатор һәм диагностик тикшеренүгә 320 мең язма теркәнелгән. Барлык тикшеренү мәгълүматлары “ТР электрон сәламәтлек саклау” системасындагы электрон медицина картасына языла.
Узган елны электрон рәвештә чиратка язылу хезмәте белән 11,4 млн тапкыр кулланганнар.