ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Иннополис мэриясе “Инна” виртуаль ярдәмче яллаган. Ул перспективада ясалма интеллект белән мэриядә беренче ярдәмче булачак.

Бүген конфедерацияләр кубогы кысаларында Алмания һәм Чили командалары арасында футбол матчы узачак. Исегезгә төшерәбез, матчка керер өчен җанатучы паспорты ясату мәҗбүри.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы - региональара компетенцияләр үзәге студентлары Россия табигатен саклап калу турында хат язды. Чара "Иң яхшы хат дәресе-2017" бөтенроссиякүләм бәйгесе кысаларында узды.

2017 елның 1-18 июнь көннәрендә КФУның ИТ-лицее һәм Лобачевский исемендәге лицей укучылары өчен "ИТ-территория" лагере оештырылды.


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанга эш сәфәре белән "Ульян өлкәсенең корпорацияләр үсеше" оешмасының вәкилләре килде. Делегация Татарстанның мәгълүматлаштыру өлкәсе тәҗрибәсе белән танышты.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары WorldSkills Russia стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар тапшыру дәвам итә. Киләсе имтихан «Сетевое и системное администрирование» компетенциясе буенча булачак.

20 июньнән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында социаль әһәмияттәге яңа категорияләр булдырылды.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Иннополис Университеты робот техникасы буенча Бөтенроссия олимпиадасының ачылыш тантанасына ММЧ вәкилләре чакыра.

Иннополис мэриясе “Инна” виртуаль ярдәмче яллаган. Ул перспективада ясалма интеллект белән мэриядә беренче ярдәмче булачак.

Татарстанда универсаль электрон карталарны чыгару, бирү туктатылачак. Дәүләт Советының 29 нчы утырышында моңа бәйле республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тәкъдим иткән закон проекты депутатлар тарафыннан кабул ителде. Канун имзаланган көннән алып, универсаль электрон карталар чыгару туктатылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International