Дәүләт хезмәтләрен өйдән чыкмыйча алыгыз!

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинет фукнцияләрен киңәйтү турындагы карарны имзалады. Әлеге документ Хөкүмәт сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә "Известия".

«Федераль дәүләт мәгълүмати системасының «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы»нда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрләр күрсәтүдә гариза бирүчене агымдагы статус турындагы мәгълүмат белән тәэмин итү өчен бердәм шәхси кабинет булдырылган», – диелә карарда.

Моннан тыш, гражданнар үз сорауларының каралу тарихын тикшерә һәм аларга килгән нәтиҗәләрне, электрон докуметларны саклый алачак.

Документ электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм белешмә, документлар алуны гадиләштерүне үстерүгә юнәлтелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International