цифрлы телевидениенең беренче мультиплексына төбәк тапшырулары да керәчәк

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Татарстан халкының 98 проценты август аеннан җирле яңалыкларны РТРС-1 цифрлы канал пакеты аша карый алачак. "Татарстан ДТРК" төбәк яңалыклары "Россия 1" һәм "Россия 24" каналларында трансляцияләнәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстандагы Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәренең белгечләре өстәмә җиһазны сыный. Ул төбәк контентын тапшырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Хәбәр ителгәнчә, кирәкле җиһазларны монтажлау эшләре республиканың һәр 87 ретрансляторында да тәмамланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International